Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 148 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2102 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 294 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 204.
Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3284 кеше килгән, 3190 пассажир киткән.