Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 161 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 18 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2340 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 525 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 349.
Казан аэропортыннан 105 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 27 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4051 кеше килгән, 3819 пассажир киткән.
27 нче декабрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, кар, төнлә урыны белән көчле, аерым районнарда буран. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын, төнлә һәм иртән урыны белән көчле, көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр. Температура: -4..-9 гр. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.