Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 161 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 16 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2228 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 537 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 363.

Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2733 кеше килгән, 2496 пассажир киткән.

16 нчы гыйнварда республикада болытлы һава торышы көтелә, көндез кар, аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көндез көньяк-көнчыгыштан көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр. Температура: 0 - -5 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International