Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 150 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 12 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2282 очрагы теркәлгән.
Төнлә республика әһәмиятендәге юлларда 209 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. 4372 тонна ком-тоз катнашмасы, 120 тонна чиста тоз һәм 131 тонна тоз һәм су катнашмасы сибелгән. Көн дәвамында 425 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтәчәк.
Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3414 кеше килгән, 3107 пассажир киткән.
18 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, кар, урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр. Температура: -2 - -7 градус.