Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 15 нче гыйнварның 18 сәгатеннән 16 нчы гыйнварның 18 сәгатенә кадәр буран, урыны белән бозлавык көтелә. Җил төнлә көньяктан, урыны белән секундына 6-11 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы -3..-8, көндез максималь 0..-5 градус. Юлларда бозлавык, кар көртләре.
Машина йөртүчеләр, тизлек режимын саклавыгызны, куркыныч маневрлар ясамавыгызны, бигрәк тә каршы хәрәкәт полосасына чыкканда, дистанцияне һәм интервалны арттыруыгызны һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелып торуыгызны сорыйбыз.