Ленар Сафин Әстерхан делегациясе белән очрашты

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Казанга 15-18 гыйнвар көннәренә Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы вазыйфаларын башкаручы – Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте рәисе Рәсүл Солтанов җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән килде.

Бүген визит барышында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Әстерхан делегациясе белән очрашты.

Очрашу нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде һәм үзара хезмәттәшлек буенча берничә алга таба практик адым билгеләнде.  Аерым алганда, төбәк авиаташуларны субсидияләү федераль программасы кысаларында Казаннан Әстерханга туры рейслар ачу мәсьәләсе каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International