Төнлә республика әһәмиятендәге юлларда 363 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. 3000 тонна ком-тоз катнашмасы, 120 тонна чиста тоз һәм 73 тонна тоз һәм су катнашмасы сибелгән. Хәзер юлларда 433 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә.
Татарстанның «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарланмаган. Тимер юл транспорты штат режимында эшли. Мәктәп һәм муниципальара автобуслар хәзерге вакытта җәдвәл буенча йөри.
Төбәк автомобиль юлларында һава торышы үзгәрүне хәбәр итүче 56 метеостанция эшли. Автомат юл метеостанцияләре конкрет нокталар буенча мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә: фоторәсем, өслекнең торышы, юл температурасы.
Исегезгә төшерәбез, министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт (тел. 291-91-91) эшли, ул автомобиль юлларының торышы буенча да мәгълүмат кабул итә.
16 нчы гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көндез көньяк-көнчыгыштан көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр. Температура: 0 - -5 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Машина йөртүчеләр, тизлек режимын саклавыгызны, куркыныч маневрлар ясамавыгызны, бигрәк тә каршы хәрәкәт полосасына чыкканда дистанцияне һәм интервалны арттыруыгызны һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелып торуыгызны сорыйбыз.