«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Россиянең өч шәһәреннән Красноярскига туры рейслар ачты

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе гыйнвардан Красноярскидан Казан, Чиләбе һәм Ростов-на-Дону шәһәрләренә туры рейслар ачты. Рейслар 50 кеше сыйдырышлы CRJ-200 һава судноларында дүшәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарыла.

Чиләбедән Красноярскига рейслар атнага ике тапкыр башкарыла: дүшәмбе көннәрендә 11:15 сәгатьтә, Красноярскидан кире якка - 16:55. Шимбә көннәрендә 09:40 сәгатьтә, Красноярскидан 15:20 сәгатьтә оча.

Казаннан Красноярскига рейслар дүшәмбе көнне 07:05 сәгатькә планлаштырылган. Красноярскидан Казанга шимбә көнне 15:20 сәгатьтә оча.

Ростов-на-Донудан Красноярскига рейс шимбә көнне 03:50 сәгатьтә башкарыла. Дүшәмбе көнне Красноярскидан 16:55 сәгатьтә оча.

Авиабилетларның бәясе өч юнәлеш буенча бер якка 5 730 сумнан башлана.

Һәр шәһәр өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International