2018 елда Горький тимер юлының Казан төбәгендә 5,4 млн тоннадан артык йөк ташылган

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Горький тимер юлының Казан төбәгендә 2018 елда 5,4 млн тоннадан артык йөк ташылган.

Шулай итеп, 2018 елда Горький тимер юлының Казан төбәгендә 69 мең тонна урман йөге (+52,5%), 29 мең тонна металл эшләнмәләр (+10,6%), 537 мең тонна кара металл ватыклары (+5%), 986 тонна промтоварлар (3,4 тапкырга күбрәк), 281 мең тонна ашлык (2,5 тапкырга күбрәк) һәм башкалар төялгән.

2018 елда Горький тимер юлында барлыгы 31,6 млн тонна төрле йөк ташылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International