Май аенда Горький тимер юлының Казан төбәге чикләрендә 921 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән, үсеш 5,5% тәшкил иткән.
Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6111 кеше килгән, 5239 пассажир киткән.
Агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Химиклар урамыннан алып Гудованцев урамына кадәр 290 м озынлыктагы Обнорский урамына ремонт ясау күздә тотыла.
2019 елда Казан төбәге полигонында Горький дирекциясенең шәһәр яны инфраструктурасы объектларын үстерүгә 4,9 млн сум инвестицияләнәчәк.
Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендәге юлларны ремонтлау өчен акча федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп биреләчәк.
«Көнчыгыш» автовокзалы Казан-Теләче маршруты буенча баруга акция уздыра - билетны нибары 100 сумга сатып алырга мөмкин.
«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казаннан Красноярсига һәм кире якка Омскида утыру белән өстәмә рейслар кертә. Бу маршрутка ихтыяҗ зур булу белән бәйле.
«Гомумрусия халык фронтының юл инспекциясе/Җимерек юллар картасы» проектында катнашучылар Казанда булдылар һәм шәһәргә югары бәя бирделәр.
Мөслим муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында төбәк әһәмиятендәге Мөслим - Иске Сәет автомобиль юлының 1,42 км озынлыктагы 11,56 км – 12,98 км участогында ремонт эшләре башланды.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 26 тапкыр тизлек режимы бозылган.