Горький тимер юлының Казан төбәге шәһәр яны инфраструктурасы объектларын үстерүгә инвестицияләр 2019 елда 4,9 млн сум тәшкил итәчәк

2019 елның 7 июне, җомга

2019 елда Казан төбәге полигонында Горький дирекциясенең шәһәр яны инфраструктурасы объектларын үстерүгә 4,9 млн сум инвестицияләнәчәк.

Горький тимер юлында пассажирлар өчен вокзалларда һәм станцияләрдә шартларны яхшырту буенча эш дәвам итә, яңа технологияләр кулланып пассажир инфраструктурасы объектларын реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау эшләре алып барыла, заманча җиһазлар сатып алына, станцияләр янындагы территорияләр төзекләндерелә.

2019 елда 753 км тукталыш пунктында, Идел посты һәм Зөя станциясендә коймалар һәм турникетлы павильоннар белән АСОКУПЭ урнаштыру буенча 2 млн. сумлык проект-тикшеренү эшләре планлаштырылган.

Пассажирлар платформасына капиталь ремонт ясау өч станциядә планлаштырылган: Шәмәрдән, Шоркистры һәм Идел посты - 13,3 млн. сумга.

2019 елгы ремонт программасына 2,7 млн сумлык 7 объект кертелгән, алар арасында Бертуган Комаровлар, Кубня, Рейтарский, 807 км, 289 км разъезды станцияләрендә пассажирлар платформалары, Нократ аланы вокзал бинасы.

"WorldSkills2019" объектларын әзерләү программасы кысаларында Казан шәһәре чикләрендә 10 млн. сумлык пассажир инфраструктурасы объектларын агымдагы ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук куркынычсызлык буенча визуаль мәгълүмат, билгеләр һәм плакатлар яңартылачак.

Моннан тыш, Биектау һәм 804 км станцияләрендә модульле санузеллар сатып алу һәм урнаштыру каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International