Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казаннан Красноярскига өстәмә ике рейс ачып җибәрә

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казаннан Красноярсига һәм кире якка Омскида утыру белән өстәмә рейслар кертә. Бу маршрутка ихтыяҗ зур булу белән бәйле.

Казан-Омск-Красноярск юнәлеше буенча ике рейс 5 һәм 9 июльдә CRJ-200 һава судносында башкарылачак.

Казаннан беренче рейс 5 июльдә 17:30 сәгатьтә китәчәк - Омск аэропортына 22:50 сәгатьтә килә, Омскидан 23:50 сәгатьтә оча - Красноярскига 3:10 сәгатьтә килә. Красноярскидан кире китү 04:00 - Омск аэропортына 05:20 килә, Омскидан очып китү 06: 10 - Казанга 05:40 килә.

Казаннан икенче рейс 9 июльгә планлаштырылган: 08:30 сәгатьтә оча - Омск аэропортына 13:50 сәгатьтә килә, Омскидан очып китү 14:40 сәгатьтә – Красноярскига 18:10 сәгатьтә килә. Красноярскидан 19:00 оча - Омск аэропортына 20:20 килә, Омскидан 21:20 - Казанга 20:40 килә.

Казаннан Омскига кадәрге юл вакыты 2 сәгать 30 минут, Омскидагы арадаш утырту белән Красноярскига кадәр 5 сәгатьтән артык вакыт алачак.

Билетларның минималь бәясе Казаннан Омскига - 5 730 сум, Казаннан Красноярскига - 8 090 сум. Авиабилетлар сатуда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International