Мөслим муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында төбәк әһәмиятендәге Мөслим - Иске Сәет автомобиль юлының 1,42 км озынлыктагы 11,56 км – 12,98 км участогында ремонт эшләре башланды.
Ремонт барышында ЩМА-10 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәеләчәк, юл кырыйлары ныгытылачак, 61 сигнал баганасы урнаштырылачак һәм юл тамгасы төшереләчәк. Эшләрне тәмамлау вакыты - 1 июльгә кадәр.
Финанслау күләме 18 миллион 307 мең сум тәшкил итә.
Эшләрне проектлаучы - «Институт АгроТрансПроект» ҖЧҖ, генераль подрядчысы - «Татавтодор» АҖ.