Казанның «Көнчыгыш» автовокзалы Казан-Теләче маршрутында баруга акция уздыра

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

«Көнчыгыш» автовокзалы Казан-Теләче маршруты буенча баруга акция уздыра - билетны нибары 100 сумга сатып алырга мөмкин.

Автобуслар автовокзалдан атнага өч тапкыр: җомга көннәрендә - 17:30, Теләче авылыннан (Ленин, 34 йорт адресы буенча автостанция) - 19:30; шимбә көннәрендә - 09:30, Теләче авылыннан - 11.30 һәм якшәмбе көннәрендә - 16:30, Теләче авылыннан 18:10 сәгатьтә кузгалып китә. Юл вакыты 1 сәгать 20 минут тәшкил итәчәк.

Билетларны «Көнчыгыш» автовокзалы кассаларында 06:30дан 20:00гә кадәр алырга мөмкин, белешмәләр өчен телефоннар 233-41-17, 259-30-37.

Исегезгә төшерәбез, «Көнчыгыш» автовокзалы Аграр урамы, 8 нче йорт адресы буенча «Казан» агросәнәгать паркы янында урнашкан. Аңа түбәндәге шәһәр автобуслары белән барып җитәргә мөмкин: №№ 5,33,34,63,71 һәм 197.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International