Горький тимер юлының Казан төбәгендә май аенда пассажирларны йөртү 5,5% ка арткан

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Май аенда Горький тимер юлының Казан төбәге чикләрендә 921 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән, үсеш 5,5% тәшкил иткән. Шулардан 220 мең кеше (+15%) ерак араларга йөрүче поездлардан, 701 мең пассажир (+2,8%) шәһәр яны поездларыннан файдаланган.

Агымдагы елның биш аенда Горький тимер юлының Казан төбәгендә 3,5 миллионнан артык пассажир җибәрелгән (2018 елның шул ук чорына карата +3,9%), алардан 0,9 млн кеше ерак араларга  (+5,3%), шәһәр яны элемтәсендә 2,6 млн пассажир (+3,5%) җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International