Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 159 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 52 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6111 кеше килгән, 5239 пассажир киткән.
Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, 5 см га арткан һәм 52,27 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,31 м, 2 см га арткан.
10 нчы июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил юнәлеше үзгәрүчән секундына 3-8 метр. Температура: 22-27 градус.