Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Обнорский урамы участогы ремонтланачак

2019 елның 7 июне, җомга

Агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Химиклар урамыннан алып Гудованцев урамына кадәр 290 м озынлыктагы Обнорский урамына ремонт ясау күздә тотыла.

Обнорский урамы юлның техник торышы нигезендә ремонт планына кертелгән. Ремонт барышында 4060 кв.м мәйданда асфальт-бетон өслеген фрезерлау, вак таш һәм асфальт-бетон катламы белән тигезләү, ЩМА-10 катнашмасыннан яңа асфальт-бетон катламын җәю планлаштырылган. Ремонттан соң машиналар йөрү өлеше 6 дан 13 метрга кадәр тәшкил итәчәк.

Шулай ук 115 кв.м мәйданлы тротуарлар ремонтланачак, борт ташлары алмаштырылачак.

Эшләрнең генераль подрядчысы - «Волгаавтодор» ҖЧҖ.

Обнорский урамы Казанның Мәскәү районында урнашкан һәм Россия империясендә беренче сәяси оешма җитәкчеләренең берсе, рус революционеры Виктор Обнорский (1851-1919) хөрмәтенә аталган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International