«Гомумрусия халык фронтының юл инспекциясе/Җимерек юллар картасы» проектында катнашучылар Казанда булдылар һәм шәһәргә югары бәя бирделәр. Җирле хакимиятләрнең юл өлкәсендәге эше һәм халык үтенечләренә актив җавап бирү - болар барысы да башка шәһәрләр өчен үрнәк булырга мөмкин. Җәяүлеләр, аеруча аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы мохит булдырасы гына калды, дип саный халык фронты вәкилләре.
Татарстан Республикасында яшәүчеләр «Җимерек юллар картасы» интерактив ресурсына 538 участок өстәгәннәр, алар өчен 20 меңнән артык тавыш бирелгән. Шуларның 143е капиталь ремонтланган инде. Ә быел планнарга эләккән объектларны һәм чокырларны ямау эшләрен исәпкә алып, юлларның 44% ы буенча хакимият уңай карарлар кабул иткән дип әйтергә була.
Казанда яшәүчеләр картага 366 участок өстәгән, аларның 132се ремонтланган, ә 46сы ремонт планына кергән.
«Халык рейтингы»ның иң начар 10 участогыннан тугыз юл капиталь ремонтланган. Алар арасында Магистраль, Академик Кирпичников, Әхтәмов, Әмәт һәм Сул як Болак урамнары бар. Ә ремонтка мохтаҗ булган участоклар, кагыйдә буларак, шәхси секторда.
Казан администрациясенең тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренә караганда, быел юлларга 6 млрд сумнан артык акча тотылачак. Бу акчага 300 дән артык объект, 270 ишегалды территориясе, балалар лагерьларына һәм бакчачылык ширкәтләренә керү юллары ремонтланачак. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында быел 2 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк, август ахырына подрядчылар барлык эшләрне дә тәмамлаячак.
Тулаем алганда, инспекторлар Казанда юлларның бик яхшы сыйфатын билгеләп үттеләр һәм хәтта шәһәрнең «бишле»гә лаек булуын да хәл иттеләр. Гарантия участоклары да югары бәяләнде: 25 Октябрь, Кече Мәскәү, Клара Цеткин, Чистай, Михаил Миль урамнары һәм Ибраһимов проспекты. Җәмәгатьчеләрдә кисәтүләр зур түгел иде һәм, нигездә, тамгаларга кагылды – аларның урыны белән буяулары купкан.
Ә менә Мәскәү һәм Таҗи Гыйззәт урамнары киселешендә инспекторлар гаять зур чокырлар таптылар. Бу участок «Җимерек юллар картасы» интерактив ресурсында билгеләнгән. Куляжев аңлатып узганча, биредә ремонт бара һәм бу проблема – вакытлыча.
Җәмәгатьчеләрдә юл инфраструктурасына карата дәгъвалар табылды. Барлык тротуарлар да аз хәрәкәтләнүче гражданнарга уңайлы булсын өчен төзекләндерелмәгән, юллар бер-берсенә кушыла торган җирдә велосипед юллары һәм салмак төшү урыннары җитми.
«Казанның башка шәһәрләрдән төп аермасы - чиновникларның «Җимерек юллар картасы» ресурсы белән актив эше. Җирле хакимият гражданнарның үтенечләрен 100% ка диярлек башкара. Ә менә хәзер ремонт барган участокларда юл хәрәкәте иминлеге турында онытырга ярамый. Чокырлар төзелеш эшләре вакытында да булырга тиеш түгел. Һәм, әлбәттә, җәяүлеләр өчен уңайлы мохиткә күбрәк игътибар бирелсен иде», - диде «Гомумрусия халык фронтының юл инспекциясе/Җимерек юллар картасы» проекты координаторы, Дәүләт Думасы депутаты Александр Васильев.
Фото: onf.ru