ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2025 ел
шимбә

Бүген Теләче авылының Мәдәният Сараенда 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларны хөрмәтләделәр.


27
июнь, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасында агымдагы елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 19 светофор объектын модернизациялиләр. Әлеге эшләргә 122 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуның 97 млн сумы РФ бюджетыннан. Акчалар Казан һәм Чаллы шәһәрләренә юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы (АСУДД) өчен җиһазлар китерүгә һәм монтажлауга юнәлдереләчәк.


26
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Россия тимер юллары» ААҖнең хезмәт, ял һәм хатын-кызларга социаль ярдәм шартларын камилләштерү буенча VI Форумының пленар сессиясе узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Ел башыннан Татарстан Республикасы буенча шәһәр яны тимер юл транспортында 3 млн 300 меңгә якын пассажир җибәрелгән. 2024 ел белән чагыштырганда арту 3% тәшкил итә.

Җәйге сезонда Горький тимер юлында ихтыяҗ арту чорына аерым даталарда 273/274 номерлы Казан-Мәскәү поездларының өстәмә рейслары билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 2,876 км булган 9,0 – 10,7 км, 14,5 – 15,7 км участокларында Мөслим – Биләр автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде.


25
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Вознесение трактының икенче этабы өчен түләү буенча мошенниклар сайты барлыкка килде.

Татарстан Республикасында быел урам-юл челтәрен ремонтлауга 35 млрд сум бүлеп бирелгән, шул ук вакытта күрсәтелгән эшләр кысаларында якынча 20 млрд сум өстәмә рәвештә Татарстан Рәисе карары белән бүлеп бирелгән.

Владимир өлкәсендәге «Сосновый бор» һәм Марий Эл республикасындагы «Яльчик» лагерьларында уза торган Горький тимер юлының җәйге сәламәтләндерү кампаниясе 2025 елның июнендә уңышлы старт алды.


24
июнь, 2025 ел
сишәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Вахитов районында Галиәсгар Камал урамыннан Нариманов урамына кадәр 0,9 км озынлыкта һәм 2 полосага киңлектә ремонт үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International