«РОСТКИ» Халыкара форумы кысаларында «Дәүләт идарәсен һәм икътисадны үстерүдә коррупциягә каршы сәясәтнең роле» секциясе утырышы булды. Оештыручылар - Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы инветицион үсеш агентлыгы. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Резеда Хәбибуллина катнашты.
Сессия барышында коррупциягә каршы стандартларның урта һәм кече бизнесның сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары эшчәнлегенә йогынтысы, эшмәкәрлек мохитендә хокукый агарту, коррупционер шәхесен бозуның психологик аспектлары һәм коррупциягә бәйлелекне коррекцияләү ысуллары мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эре предприятиеләр – «КАМАЗ» ГАҖ һәм «СИБУР» ҖЧҖ вәкилләре коррупциягә каршы эшне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Россия һәм Кытай Халык Республикасының хакимият органнары, фәнни җәмәгатьчелек һәм бизнес вәкилләре докладларында күпкырлы карашлар һәм алымнар ассызыкланды, бу коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә нәтиҗәле карарлар эшләү өчен аеруча кыйммәтле.