Sky Vision Airlines Мисыр ташучысы Казаннан Шарм-эш-Шейхка туры авиарейслар ача. Беренче очышлар 27 августта ук булыр дип планлаштырыла. Пассажирларны 189 утыру урынына исәпләнгән Boeing 737 самолетлары йөртәчәк.
Расписание җәйге навигациянең калган чорына – 2025 елның октябрь ахырына кадәр төзелгән. Очыш 5 сәгатьтән артык дәвам итәчәк.
Белешмә: Sky Vision Airlines - 2022 елда нигез салынган шәхси Мисыр авиакомпаниясе. Каһирәдә нигезләнә.