Бүген Казан шәһәренең «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенә 20 ел тулды. Беренче линия 2005 елның 27 августында файдалануга тапшырылды. Шуннан бирле метрополитен Казан шәһәре үсешендә төп рольне уйный.
Үзенең эшләү елларында метро шәһәр халкы, кунаклар тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнде, миллионлаган пассажирлар өчен ышанычлы һәм уңайлы транспорт чарасына әверелде. Метрополитенның югары социаль әһәмияте аның пассажирлар арасында ихтыяҗы белән раслана. Ел саен метро якынча 40 млн кешене йөртә.
Предприятиенең юбилеена багышланган тантаналы чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты. Ул коллективны бәйрәм белән котлады. "Эш канәгатьлек һәм шатлык китерсен, ә пассажирлар сезнең хезмәтегез өчен һәрвакыт рәхмәтле булсын. Безнең метрополитен үсүен, камилләшүен дәвам итсен һәм үзенең ышанычлы һәм имин эше белән безне сөендерсен!",- дип теләде министр һәм предприятие белгечләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы коллективы котлауларга кушыла. Сезнең һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телибез!