Татарстанда шәһәр яны поездларында пассажирлар йөртү 2025 елның гыйнвар-июлендә 0,5% ка арткан

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы чикләрендә Горький тимер юлында йөрүче шәһәр яны поездларыннан 2025 елның гыйнвар-июлендә якынча 3,8 млн кеше файдаланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,5% ка күбрәк.

7 ай эчендә пассажирлар ешрак станцияләрдән киткәннәр:

- Казан – 657,6 мең кеше (2024 елга карата+1,6%);
- Компрессор - 214,8 мең кеше (+2,6%);
- Әмәт - 2 - 210 мең кеше (+2,6%);
- Арча – 166 мең кеше (+4,6%);
- Яшел Үзән – 164,3 мең кеше (узган, кәбисә ел дәрәҗәсендә);
- Вахитов – 96,5 мең кеше (+6,6%).

Шәһәр яны поездлары расписаниесе буенча барлык мәгълүматны пассажирлар «РЖД» ААҖ клиентларга ярдәм үзәгендә 8 (800) 775-00-00 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International