Татарстан рәисе: «РОСТКИ» форумы - Россия һәм Кытай арасындагы хезмәттәшлектә мөһим вакыйгаларның берсе

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Бүген "Казан Экспо" үзәгендә "РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек" III Халыкара форумы һәм Russia China Expo күргәзмә экспозициясе ачылды.

Чараны ачып, Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» форумы - Россия һәм Кытай арасындагы хезмәттәшлектә мөһим вакыйгаларның берсе, ул ике ил делегатларын, экспертларны һәм партнерларны берләштерә, диеп ассызыклады. "Россия һәм Кытай күп еллар дәвамында үзара аңлашуга һәм хөрмәткә нигезләнгән ике яклы стратегик мөнәсәбәтләрне үстерәләр. Бүген ике дәүләт җитәкчеләренең шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә безнең дуслык икътисадый аспектларны гына түгел, гуманитар аспектларны да колачлый", - диде республика Рәисе. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эшлекле һәм туристик элемтәләр үсешенә Казан белән Кытай шәһәрләре арасында туры авиаэлемтә ярдәм итә. Бүген Татарстан башкаласыннан турыдан-туры Шанхайга гына түгел, Саньяга да очарга мөмкин. 

Форум кысаларында киң эшлекле программа әзерләнгән, ул төрле тематик юнәлешләр буенча 60 тан артык сессиядән тора. Исегезгә төшерәбез, иртәгә «Россия-Кытай: тотрыклы партнерлык нигезе буларак логистик бәйләнеш» темасына транспорт сессиясе узачак, анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International