«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында өч участокта (2,9 - 4,6 км, 15,1 - 15,8 км, 16,8 - 19,9 км) Каменка - Дөбъяз - Олы Әтнә автомобиль юлы ремонтлана. Ремонтланган участокларның озынлыгы 5,5 км тәшкил итәчәк, юл IV - техник категориягә туры килә.
Бүгенге көндә объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16НН тибындагы асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, өслекнең өске катламын ЩМА-8 вак таш-мастикалы асфальт-бетоннан ясау эшләре башкарылды. Хәзерге вакытта юл хезмәтләре съездларны кору һәм юл кырыйларын асфальт грануляты белән ныгыту буенча чаралар башкара.
Автомобиль юлын ремонтлау юл хәрәкәте иминлеген арттыру гына түгел, ә юл буенда урнашкан торак пунктларга транспорт белән барып җитү мөмкинлеген дә арттырачак, бу авыл территорияләрендә яшәүчеләр өчен аеруча мөһим.
Эшләрне «Татавтодор» АҖ подряд оешмасы башкара.