Татарстанда илкүләм проект буенча светофорларны модернизацияләү эшләре төгәлләнде

2025 елның 22 августы, җомга

Татарстан Республикасында быел шәһәр агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын урнаштыру буенча чаралар төгәлләнде. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылды. Барлыгы 19 светофор объекты модернизацияләнгән. Финанслауның гомуми суммасы 122 млн сумнан артык, шуның 97 млн сумы - федераль бюджеттан.

Казанда 13 светофор объектын модернизацияләгәннәр, аларда адаптив идарә итү өчен контролерлар (13 шт.), радиолокацион детекторлар (61 шт.) һәм видеокүзәтү камералары (13 шт.) урнаштырылган. 

Яр Чаллыда 6 светофор объектын модернизацияләгәннәр, аларда адаптив идарә итү өчен контроллерлар урнаштырылган (6 данә). 

Барлык модернизацияләнгән светофор объектлары шәһәр дәрәҗәсендә адаптивлыкны тәэмин итү өчен транспорт агымы параметрлары турындагы мәгълүматларны җыюны һәм визуализацияләүне тәэмин итә торган бердәм югары дәрәҗәле системага интеграцияләнгән. 

"ИТС кертү, беренче чиратта, юл хәрәкәте иминлеген арттыра һәм машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен уңайлыклар тудыра. Бу юнәлештә эш алдагы елларда да дәвам итәчәк", - дип билгеләп үтте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International