ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Халитов урамының Себер трактыннан алып Журналистлар урамына кадәр 504 метр озынлыктагы өлеше ремонтланачак.


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

Түбән Камада «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында гомуми озынлыгы 6,7 км булган Химиклар проспекты капиталь ремонтланды. 

Свияжск-Яшел Үзән аралыгының Карамалы Тау бистәсе, Шоссе урамы адресы буенча урнашкан 753 нче чакрымдагы тимер юл кичүендә хәрәкәт өлешчә 07:00 дән 19:00 гә кадәр ябык булачак. 

Пычас-Карамбай арасында юл капиталь төзекләндереләчәк. Шул сәбәпле шәһәр яны поездларының җәдвәлләренә үзгәрешләр кертелде.

Казан аэропортыннан 103 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6195 кеше килгән, 6410 пассажир киткән.


20
август, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанның Тукай муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында «Яр Чаллы-Водозабор»-Яңа поселогы автомобиль юлының  0 км дан 2,7 км га кадәр участогын ремонтлау төгәлләнде.

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проект кысаларында Түбән Каманың үзәк урамнарының берсе - Чистай урамы 3,66 км озынлыкта «Пионер» индустриаль паркыннан алып Көньяк автомобиль юлы башланганчы капиталь ремонтлана.


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашучыларны һәм кунакларны транспорт белән тәэмин итүгә багышланган матбугат туры узды.


16
август, 2019 ел
җомга

Татарстанда пилотсыз очу аппаратларының тиешле рөхсәтләрсез очулар саны кимеде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International