Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 150 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 38 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 103 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6195 кеше килгән, 6410 пассажир киткән.

21 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез ТР көнчыгышында урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: 22-27 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International