Татарстанда дроннарның рөхсәтсез очулар саны өч тапкыр кимегән

2019 елның 16 августы, җомга

Татарстанда пилотсыз очу аппаратларының тиешле рөхсәтләрсез очулар саны кимеде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел буе федераль округы буенча дәүләт авиация күзәтчелеге һәм транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итүгә күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары-Татар территориаль бүлеге башлыгы Альберт Сафин хәбәр итте.

«2018 елда рөхсәтсез 20 очыш очрагы теркәлгән. Быел алты хокук бозучы гына ачыкланган. Пилотсыз очу аппаратларын сатып алучы кешеләр бар, әмма хәтта очышларга заявка бирергә кирәклеген белмәүчеләр дә бар», – дип сөйләде спикер.

Альберт Сафин сүзләренә караганда, пилотсыз очу аппаратлары хуҗаларына һава киңлеген куллану кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 11.4 статьясы буенча административ җаваплылык йөкләнә. Аерым алганда, гражданнарга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салына (яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору).

ТР пилотсыз очу аппаратлары пилотлары ассоциациясе рәисе Алексей Галютин билгеләп үткәнчә, июль азагыннан әлеге хокук бозу өчен штрафлар ун тапкыр арткан.

Пилотсыз һава судноларының очышлары һава киңлеген куллану эшчәнлегенә кертелгән. Пилотсыз очкычларны җибәрүне планлаштыручы физик яки юридик затлар һава киңлегеннән файдалану өлкәсендә Россия һава законнарында билгеләнгән процедураларны белергә һәм үтәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International