Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Халитов урамының Себер трактыннан алып Журналистлар урамына кадәр 504 метр озынлыктагы өлеше ремонтланачак.
Халитов урамы, норматив таләпләргә туры килмәү сәбәпле, ремонт планына кертелгән. Хәзерге вакытта асфальт-бетон катламын фрезерлау, тигезләү катламын, асфальт-бетон катламының өске катламын ЩМА-15 катнашмасыннан җәю башкарылган. Шулай ук рәшәткәле коймалар, автопавильон куелган һәм тузган борт ташлары алыштырылган.
Тротуарларны төзекләндерәсе, юл билгеләрен алыштырасы һәм термопластик тамга төшерәсе калган.
Эшләрнең генераль подрядчысы - «Каздорстрой» ААҖ.
Халитов урамы Казанның Совет районында урнашкан һәм 3 нче Владимир, Журналистлар, Коновалов урамнары һәм Себер тракты белән кисешә.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елга Татарстанда илкүләм проектны финанслауның гомуми суммасы 5,384 млрд. сум тәшкил итә. Шулардан Казан агломерациясенә 2,35 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 1,35 млрд.сум – федераль бюджеттан. Казанда ремонт 58% - ка башкарылган. 56 урамда – Ударная, Монтаж, Краснококшайская, Алафузов, Ватан урамнарында эшләр бара, 11 урамда тротуарлар яңартыла - Әпсәләмов, Юлиус Фучик, Качалов, Ипподром, Спартак, Газ һәм башкалар.