Кукмара районында 26 августтан Мамадыш-Кукмара автомобиль юлы участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районында 26 августтан 1 октябрьгә кадәр Мамадыш-Кукмара автомобиль юлының  46,4 км дан 48,7 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә ремонт эшләре планлаштырылган.

Урап узу өчен автомобиль йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге «Мамадыш-Кукмара»-Келәүш, Өлге-«Нырты» совхозы-Төркәш-Яңа Чабья, Мамадыш-Кукмара, Ишки-Түбән Тәкәнеш, Шәмәк-Иске Чабья автомобиль юллары тәкъдим ителә. Урап узу хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрнең юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International