ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2019 ел
җомга

Казан аэропортыннан 107 рейс башкарылган, шул исәптә 22 чартер, 36 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6305 кеше килгән, 6511 пассажир киткән.


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Питрәч муниципаль районында 19 августтан 19 сентябрьгә кадәр Питрәч-Чита-Янцевар автомобиль юлының 5 чакрымнан 12 чакрымга кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.

Казанда Һөнәри осталык буенча «WorldSkills» стандартлары буенча дөнья чемпионатын уздыру кысаларында тимер юл транспорты объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары көчәйтелгән.


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

          Татарстанның Алексеевск муниципаль районында реконструкциядән соң Ялкино торак пункты янындагы Актай елгасы аша күпер буенча хәрәкәт ачылды. 

Татарстанның Алексеевск муниципаль районында юл эшләре программасы кысаларында 10 чакрымнан алып 13 чакрымга кадәр участокта Алексеевск-Югары Колок автомобиль юлын реконструкцияләү бара.

          Татарстанның Чистай районы Иске Иванай авылында Зур Бахта елгасы аша яңа күпер төзелә.


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районында 15 августтан 31 ноябрьгә кадәр Зәй-Сухарево автомобиль юлының 23 км дан 28,6 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4786 кеше килгән, 5767 пассажир киткән.


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

27 августтан 1 сентябрьгә кадәр Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә МАКС-2019 халыкара авиация-космик салоны узачак. Әлеге вакыйга кысаларында 28 августта  «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казаннан Жуковскига бер көнгә туры рейс ача.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International