Свияжск-Яшел Үзән аралыгының Карамалы Тау бистәсе, Шоссе урамы адресы буенча урнашкан 753 нче чакрымдагы тимер юл кичүендә хәрәкәт өлешчә 07:00 дән 19:00 гә кадәр ябык булачак. Бу чорда биредә саклагыч коймалар алыштырып капиталь ремонт планлаштырылган.
Горький тимер юлы Зөядә яшәүчеләрне бу мәгълүматны сәфәрләрен планлаштырганда исәпкә алуларын һәм вакытлыча уңайсызлыкларга аңлап карауларын сорый.