Түбән Камада илкүләм проект кысаларында Чистай урамын ремонтлауга 95 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән

2019 елның 20 августы, сишәмбе

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проект кысаларында Түбән Каманың үзәк урамнарының берсе - Чистай урамы 3,66 км озынлыкта «Пионер» индустриаль паркыннан алып Көньяк автомобиль юлы башланганчы капиталь ремонтлана.

«Татавтодор» ААҖнең Түбән Кама филиалы директоры Рафис Хөсәенов сүзләренә караганда, капиталь ремонт барышында 42 мең кв.м гомуми мәйданда ЩМА-10 катнашмасыннан яңа асфальт-бетон катламын җәю, 5 яңа яңгыр сулары чокырлары, 18 погонлы ясалма тигезсезлек, яңа тротуарлар булдыру планлаштырылган. 136 юл билгесе, барьер һәм рәшәткәле коймалар куелачак, термопластиктан юл тамгасы төшереләчәк.

Хәзерге вакытта аскы һәм тигезләү катламнары тулысынча җәелгән. Борт ташын урнаштыру эшләре бара. Шулай ук «боҗра» тибындагы транспорт чишелеше дә төзекләндерелгән. Капиталь ремонтны ноябрь аенда тәмамлау планлаштырыла.

Эшләрнең бәясе 95 млн 520 мең сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан - 86 млн 400 мең сум.

Генераль подрядчы булып «Татавтодор» АҖ тора.

Чистай урамы зур социаль һәм икътисади әһәмияткә ия.  Әлеге участок буенча шәһәрара маршрутларда пассажирлар ташу һәм биредә урнашкан сәнәгать объектларына һәм төзелеш базаларына йөк ташу оештырылган.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Түбән Кама агломерациясенең «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын гамәлгә ашыруга 480 млн. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 432 млн. сум - федераль бюджеттан. Проект комплексында гомуми озынлыгы 9,3 км булган 5 объектны ремонтлау каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International