31 августтан 19 сентябрьгә кадәр кайбер шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрәчәк

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Пычас-Карамбай арасында юл капиталь төзекләндереләчәк. Шул сәбәпле шәһәр яны поездларының җәдвәлләренә үзгәрешләр кертелде.

31 нче августтан 16 нчы сентябрьгә кадәр 6935 нче Ижевск-Кизнер, 6373 нче Ижевск-Кизнер, 6936 нчы Кизнер-Ижевск, 6430 нчы Казан-Шәмәрдән, 6431 нче Сосновка-Казан, 6410 нчы Казан-Сосновка шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк.

31 августтан 17 сентябрьгә кадәр 6307 нче Казан-Свияжск, 6477 нче Арча-Васильево, 6427 нче Сосновка-Казан, 6428 нче Казан-Нократ Аланы шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк.    

1-17 сентябрьдә 6933 нче Ижевск-Кизнер, 6924 нче Казан-Кизнер, 6401 нче Шәмәрдән-Казан, 6420 Казан-Нократ Аланы, 6403 нче Арча-Казан, 6421 нче Сосновка-Казан, 6407 нче Арча-Казан, 6934 нче Кизнер-Ижевск, 6379 нчы Кизнер-Нократ Аланы, 6371 нче Ижевск-Кизнер, 6923 нче Кизнер-Казан шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк.

18 сентябрьдә 6935 нче Ижевск-Кизнер, 6373 нче Ижевск-Кизнер, 6434 нче Казан-Арча, 6440 нчы Казан-Сосновка, 6431 нче Сосновка-Казан, 6410 нчы Казан-Сосновка шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк.

19 сентябрьдә 6933 нче Ижевск-Кизнер, 6371 нче Ижевск-Кизнер шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк.

Үзгәрешләр хәрәкәт барышында тукталыш пунктларының күбесенә кагылачак. Гамәлдәге җәдвәл белән аерма бер минуттан ярты сәгатькә кадәр булачак.

«Содружество» шәһәр яны компаниясе үзгәрешләрне аңлап карауны һәм сәфәрне планлаштырганда шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү вакытын төгәлләштерүне сорый. Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International