Татарстанда илкүләм проект буенча 17 светофор объектын модернизациялиләр

2026 елның 26 мае, сишәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда Казанда 12 объектта һәм Чаллыда 5 объектта юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы өчен җайланмалар монтажланачак. Чараларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 125,7 млн сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 91,8 млн сум федераль бюджеттан.

Бүгенге көндә Казанда 258 светофор объекты һәм Чаллыда 41 светофор җайга салуны тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International