Бүгенге көннән Яшел Үзән шәһәренең Йошкар-Ола урамыннан Октябрь урамына кадәр автомобиль юлы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла.
Чикләү тимер юл аша юлүткәргечкә капиталь ремонт ясау белән бәйле.
Хәрәкәтнең ябылуы 2028 елның 30 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
Урап узу өчен гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге "Казан-Йошкар - Ола" - Волжск автомобиль юлы һәм Яшел Үзән шәһәренең Октябрь урамы тәкъдим ителә.