Татарстанда 2026 елның гыйнварыннан 6100 җиңел такси йөртүче теркәлгән. Аларның 5554 е-үзмәшгульләр, 504 е – шәхси эшмәкәрләр, 42 се – юридик затлар.
Республиканың заказ хезмәтләре (агрегаторлары) реестрында 32 җиңел таксига заказ бирү хезмәте исәпләнә, шуларның 26сы - юридик затлар, 6сы – шәхси эшмәкәрләр.
Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Capital a компаниясе генераль директоры, AirAsia Group ка нигез салышучысы һәм киңәшчесе Тони Фернандес белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы-2026 кысаларында узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында Чистай - Аксубай - Нурлат автомобиль юлы участогын ремонтлау төгәлләнде. Ремонтланган участокның озынлыгы 1,2 км тәшкил иткән.
1 июньдә «Казан» Халыкара аэропорты Архангельскидан беренче рейс самолетын каршы алды.
Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Баланс комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында 8,5 – 9,7 км участогында Балтач – Шәмәрдән автомобиль юлы ремонтланды. Ремонтланган участокның озынлыгы 1,2 км тәшкил итә.
Бүген Казан Балалар тимер юлында җәйге пассажирлар йөртүнең 19 нчы сезоны ачылды. Тимер юлны эшләтеп җибәрү Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде.
Казан аэропорты традицион гаилә чарасы үткәрде, анда 400дән артык бала һәм аларның ата-аналары катнашты.
Бүгенге көннән 31 августка кадәр (17, 18, 19 июньнән тыш) пассажирларга уңайлы булсын өчен 6434 нче Казан – Арча Шәһәр яны поезды яңадан расписаниегә кертелә.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы хезмәткәрләре Илдус Мостюков хөрмәтенә аталган яңа метеорда йөзделәр һәм Чистай шәһәрендә экскурсиядә булдылар.