«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районында «Идел» - Иске Иркәнәш - Татар Мөшегесе М-7 автомобиль юлында эшләр алып барыла. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 0,9 км тәшкил итә.
Бүгенге көнгә объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16НН асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, 7400 кв. м артык мәйданда ЩМА-8 вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслеген җәю эшләре башкарылган.
Юл төзүчеләргә юл кырыйларын 2700 кв. метрдан артык мәйданда М-400 маркалы вак таш белән ныгыту буенча чаралар күрергә һәм юл тамгалары куярга кирәк булачак.
Эшләрне «Татавтодор» АҖ подряд оешмасы башкара.