Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланганнан бирле юл буе полосаларыннан 6 мең кубометрдан артык чүп-чар җыелган

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык тәмамлана. Икеайлык барышында юл буйларын, ясалма полосаларны, авиация һәм тимер юл тармагы предприятиеләренең янәшәдәге территорияләрен җыештыру чаралары оештырылды.

Акция башланганнан бирле федераль, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларына һәм түләүле автомагистральләргә бүлеп бирелгән полосалардан 6 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары җыеп алынды. Санитар чистартуда 3200дән артык кеше һәм 1000 берәмлек махсус техника катнашты.

Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләре (елга, авиа- һәм тимер юл вокзаллары) хезмәткәрләре тарафыннан 300 мең кубометрдан артык каты коммуналь калдыклар җыелды. Җыелган территорияләрнең мәйданы 930 мең кв. м тәшкил итә. Чараларда 3400 дән артык кеше һәм 25 берәмлек махсус техника катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International