Казаннан Мәскәүгә июнь бәйрәм көннәренә өстәмә поездлар билгеләнгән

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Россия көненә багышланган бәйрәм ял көннәрендә пассажирларга уңайлы булсын өчен Татарстан Республикасы башкаласы белән Мәскәү арасында ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар билгеләнде.

Әйтик, Казаннан 205 нче номерлы поезд 11 июньдә 00:10 сәгатьтә китәчәк һәм Мәскәүгә – 15:48 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә состав Россия башкаласыннан 12 июньдә 01:10 да китәчәк һәм Казанга – 17:15 тә киләчәк.

Юл йөрү документларын рәсмиләштерү кагыйдәләре һәм поездлар хәрәкәте турында тулырак мәгълүматны клиентларга ярдәм Үзәгендә 8-800-775-00-00 телефоны буенча белергә була (шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International