Татарстан Республикасында «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика конкурсына йомгак ясалды, ул «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» федераль проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Конкурс 19 майдан 22 майга кадәр «Кама Артек» та узды. Анда Татарстан муниципаль берәмлекләреннән юидилылар катнашты. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы Түбән Каманың «Адымнар» полилингваль гимназиясендә узды.
Гомумкоманда зачетында 1 нче урынны Казан шәһәре алды, 2 нче урынны - Балтач районы, 3 нче урынны - Казан шәһәренең Совет районы.