ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Җылы якка очучы туристлар өр-яңа барлык уңайлыклары булган 100 пассажир сыйдырышлы SSJ 100 лайнерында очачак.


31
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Теләче авылында Теләче авыл җирлегенең Хисап бирү сессиясе узды.

1 февральдән Татарстанның Биектау районында урнашкан Пермяки авылыннан Казанга яңа автобус маршруты ачыла. Казан-Пермяки маршруты Биектау аша уза, маршрутның озынлыгы 30 чакрым тәшкил итә.


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Алабугада автостанция бинасын файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.

2021 елда Горький тимер юлы вокзалларында 16 меңгә якын инвалид пассажирга махсус ярдәм күрсәтелгән. Бу 2020 ел күрсәткеченнән 77,5% артыграк.


27
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Горький тимер юлы урнашкан РФ субъектларының берләштерелгән бюджетларына һәм бюджеттан тыш фондларга салым түләүләренең гомуми күләме 2021 елда 14,1 млрд. сум тәшкил иткән. Бу 2020 ел күрсәткеченнән 8% ка артыграк.


26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «РосДорНИИ»  генераль директоры Станислав Набоко һәм Россия транспорт академиясе директоры Олег Покусаев Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының фәнни-белем бирү һәм проект үзәкләре белән таныштылар.

Татарстанда быел яңа программа буенча өч ел эчендә 200 күпер ремонтланачак.


25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының «Татарстан юл-транспорт комплексының 2021 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга төп бурычлары турында» киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Утырышта ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Куйбышев тимер юлы белән телекүпер оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International