Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов эш визиты белән Тверь шәһәрендә булды. Ул Тверь өлкәсендә пассажирлар ташу эшчәнлеген оештыру эше белән танышты.
Очрашу барышында өлкәдә яңа транспорт моделен булдыру этабы һәм аның өстенлекләре турында докладлар тыңланды, шулай ук килүчеләргә транспорт чаралары һәм юл йөрү өчен түләү системасы өчен өстәмә җиһазлар күрсәтелде.
Аерым алганда, пассажирлар транспорты белән идарә итүнең бердәм системасын цифрлы хәл итү архитектурасы, функциональ модульләр, цифрлы мөмкинлекләрнең өстенлекләре турында фикер алыштылар.