Җәйге каникуллар башлану уңаеннан Чик буе идарәсе балаларын чит илгә ял итәргә алып барырга планлаштыручы ата-аналарга балигъ булмаган гражданнарның дәүләт чиген узу кагыйдәләре турында искә төшерә.
1996 елның 15 августында гамәлгә кергән 114-ФЗ номерлы Федераль законының 20 статьясы нигезендә Россия Федерациясе чикләреннән әти-әнидән яисә әти-әнине алыштырган рәсми документы булган заттан башка чит илгә чыкканда, баланың, паспорттан тыш, кулында ата-ананың туган илдән чыгу өчен нотариаль рәсмиләштерелгән ризалыгы булырга тиеш. Әгәр балигъ булмаган бала чит илгә атасы яисә анасы белән генә чыкканда, икенче ата яки ананың ризалыгы таләп ителми.
Тулырак мәгълүматны (8452) 39-15-57 телефоны аша, шулай ук Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең рәсми сайтында белергә була. www.fsb.ru