“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм милли проекты кысаларында Идел буе районының Салмачи торак массивында 5,55 чакрым озынлыктагы Үзәк (Центральная) урамын ремонтлау буенча юл эшләре башланды. Хәзерге вакытта 8200 кв.м мәйданлы таушалган асфальт-бетон өслекне фрезерлау эшләре төгәлләнде, 3100 кв.м мәйданлы асфальт-бетон өслекне тигезләү катламы ясалды, 600 п. м. юл кырыендагы борт ташлары куелды һәм 560 кв.м мәйданлы тротуарда асфальт-бетон өслеге ремонтланды.
Проект буенча ЩМА-16 югары дәрәҗәгә ия сыйфатлы вак таш-мастлы асфальт-бетоныннан өслекнең өске катлавын салу, гомуми мәйданы 5000 кв.м тәшкил иткән тротуарларны ремонтлау, 4100 п.м. борт ташларын алыштыру планлаштырыла.
Шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә мөһим булган эшләр дә башкарылачак. Аерым алганда, 84 юл билгесе урнаштыру, горизонталь юл билгеләре ясау, 440 п.м. җәяүлеләр өчен киртәләр кую һәм 16 тукталыш павильоны урнаштыру.
2022 елда Казан шәһәре агломерациясендә «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча 33 чакрымнан артык юл ремонтлау планлаштырыла.