Аэрофлот авиакомпаниясе 1 июньнән Казан-Сочи даими рейсларын җибәрә. Көньяк курортына Airbus A320 авиалайнерлары очачак.
Аэрофлотның яңа программасы ярдәмендә Татарстан һәм якын шәһәрләрдә яшәүчеләр җәйге сезонда Кара диңгезгә очуны планлаштыру өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр алачак. Көн саен һәм турыдан-туры рейслар ялны планлаштыру мөмкинлекләрен күбәйтә һәм сәяхәтчеләргә вакытны һәм акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк.
Әйтик, Казаннан самолетлар 15:35 сәгатьтә оча һәм Сочига 19:05 сәгатьтә килер төшәчәк. Сочидан очу вакыты— сәг. 11:00, «Казан» аэропорты 14:35 сәгатьтә төшү планлаштырылган.
Билетларны авиакомпания сайтында www.aeroflot.ru/ һәм https://sales.kazan.aero/ Казан аэропорты сайтында сатып алырга мөмкин.