Форум РФ Транспорт министрлыгы, Федераль юл агентлыгы, «Россия экология операторы» компаниясе, ТК-418 «Юл хуҗалыгы» ярдәме белән уза.
Оештыручы: «Р.О.С.АСФАЛЬТ» ассоциациясе. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының автомобиль юллары идарәсе башлыгы Олег Казеннов катнаша.
Форумда катнашучылар регионнарда транспорт төзелешен үстерү, яңа технологияләр һәм материаллар кертү, «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру һәм норматив-хокукый базаны камилләштерү турында фикер алышачак.
Чара кысаларында тармакның әйдәп баручы компанияләрен тарафыннан өр яңа карарлар күргәзмәсе оештырылачак, экспозициядә катнашучылар заманча технологияләрне, техниканы һәм материалларны куллану тәҗрибәсе турында сөйләячәк. Форум эшен иртәгә дә дәвам итәчәк.