Тукай районында «Яр Чаллы-Түбән Кама»-Иштирәк автомобиль юлында вакытлыча транспорт хәрәкәте ябылды

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

2022елның 18 маеннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында «Чаллы-Түбән Кама»-Иштирәк автомобиль юлында (км 0+000 – км 5+800) транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылды.

Юлны төзекләндерү эшләре 2022 елның 10 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Автомобиль транспорты хәрәкәте «Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт» -Түбән Кама гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге автомобиль юлы аша оештырылган.

Шулай ук Яр Чаллы-Түбән Кама-Көньяк (Южная) гомуми файдаланудагы автомобиль юлынан да әйләнеп узу мөмкин булачак.

Машина йөртүчеләрнең игътибарлы булуын һәм алдан ук үз маршрутын планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International