Министрлык тарафыннан автомобиль юллары төзелешендә яңа материаллар куллану буенча даими эш алып барыла.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында төзелгән контрактлар буенча да яңа асфальт-бетон өслеген җәюдә яңа технологияләр кулланыла.
Агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының 42 объектында «РОСДОРНИИ»ның яңа һәм иң яхшы технологияләр Реестрына кертелгән материаллар һәм технологияләрне куллану планлаштырыла.
Шул исәптән Казан агломерациясендә 16 объектта, Яр Чаллы агломерациясендә 7 объектта, Түбән Кама агломерациясендә 3 объектта, төбәк челтәренең 16 объектында кулланылачак.
Шулай ук Министрлык тарафыннан ел саен төбәк әһәмиятендәге юлларда яңа материаллар һәм технологияләр куллануны кертү планы тормышка ашырыла. Өч ел эчендә 110 объектта, 2021 елда 14 объектта 24 яңа технология кертелгән, ә агымдагы елда 23 объектта яңа технологияләр куллану планлаштырылган.